Бөек Ватан сугышында безнең гаилә

Слайд 2

Мурзин Исрафил, минем әтинең әтисенең әтисе, сугыш башланып бер атна үтүгә,

Мурзин Исрафил, минем әтинең әтисенең әтисе, сугыш башланып бер атна үтүгә,

дурт баласын, төзелеп бетмәгән өен калдырып, сугышка китәргә мәҗбүр була. 3-4 айдан “Билгесез югалды” дип хәбәр килә.
Бөтен авырлык аның хатыны Бибисара әбинең җилкәсенә төшә. Өйне төзеп бетерә, колхозда көне - төне эшли, балаларын үстерә.
Бер баласы вафат була.
Слайд 3

Минем бабам Мурзин Хатип Исрафил улы. Сугыш башланганда бабама 3 яшь

Минем бабам Мурзин Хатип Исрафил улы. Сугыш башланганда бабама 3

яшь ярым була. Ул әтисен әз генә хәтерли.
Сугыш елларында аларга бик авыр була. Ашарга булмый, ачлыкта, интегеп яшиләр. Черек бәрәңге, әрем ипие ашыйлар.
Бабам 10 яшеннән колхоз эшенә йөри башлый, ат көтүе көтә. Ләкин эшләгәнгә түләмиләр. Хезмәт көненә эшлиләр.
Сугыштан соң да авырлыкларны бик күп күрәләр.
Слайд 4

Закиров Миннехан минем әтинең әнисенең әтисе сугыш башланганда яше зур булу

Закиров Миннехан минем әтинең әнисенең әтисе сугыш башланганда яше зур булу

сәбәпле, “Труд – армия”гә алына. Алты баласын, хатыны Өммегөлсем әбигә калдырып, Ульяновскийдагы хәрби заводка эшкә китә. Анда көнне төнгә ялгап, алар сугыш кораллары ясыйлар. Өммегөлсем әби колхозда эшли, сугышчыларны азык – төлек белән тәэмин итү өчен бар көчен куя. Шуның өстенә алты баласын да үстерә.