Губернатор сарае

Слайд 2

Ук кебек туп-туры урам Спас манарасы капкасыннан Казан Кремленең иң борынгы

Ук кебек туп-туры урам Спас манарасы капкасыннан Казан Кремленең иң борынгы

һәм калку өлешенә илтә. Монда, Казан ханнарының сарай комплексы урынында, XIX гасыр уртасыннан башлап Губернатор сарае урнашкан. Ул хәзер Татарстан Республикасы Президентының рәсми резиденциясе булып тора.
Слайд 3

Элекке заманнарда Хан сарае искиткеч тәэсир калдырган. Төрле биеклектәге берничә рәт

Элекке заманнарда Хан сарае искиткеч тәэсир калдырган. Төрле биеклектәге берничә рәт

диварлар белән уратып алынган комплекс күпсанлы павильоннары, галереялары һәм хуҗалык корылмалары белән Хан сараеның өч чатырлы монументаль бинасыннан гыйбарәт булган. Шунда ук хан төрбәләре белән хан мәчете, шулай ук башка таш мәчетләр һәм төрбәләр, таш мунчалар һәм кәрван-сарайлар урнашканнар. Хан мәчете, ак таштан салынган ике борынгы төрбә, ныгытылган таш диварлар һәм шулай ук агач йортлар, манаралар һәм һөнәрчеләрнең остаханәләре археологик калдыклар рәвешендә Хан сараенда сакланып калган.
Слайд 4

Казан алынганнан соң Кремльне җимерүгә һәм яндыруга карамастан, Хан сараеның аерым

Казан алынганнан соң Кремльне җимерүгә һәм яндыруга карамастан, Хан сараеның аерым

биналары әле тагын гасыр ярым чамасы торалар. Император квартиралары, биналары белән 1917 елга кадәр Казан губернаторы резиденциясе булып хезмәт иткән Губернатор сарае хәзерге хәлендә 1845-1848 елларда Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмы авторы күренекле архитектор К.А.Тон проекты буенча төзелә.
Слайд 5

Губернатор сарае комплексына шулай ук Сөембикә манарасы белән Сарай чиркәве керә.

Губернатор сарае комплексына шулай ук Сөембикә манарасы белән Сарай чиркәве керә.

Алар сарайның төп корпусы белән икенче каттагы коридор аша тоташалар. Казанның шул замандагы күп кенә башка биналары бизәлешендәге кебек үк, Губернатор сарае интерьерында рус классицизмы мотивлары өстенлек итә.