Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы

Слайд 2

Биография 1886 нчы елның (26)14 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә

Биография

1886 нчы елның (26)14 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла

Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым вакыт үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне ( Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана.
Слайд 3

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше

авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.
Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.
Слайд 4

Уральск чоры. Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә,

Уральск чоры.

Тукай барып урнашкан нигез Казан артыннан була: апасы Газизә, җизнәсе

Галиәсгар Госманов. Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.