Татарстанның Чистай районыннан яшь авыл укытучысы Гали Шамсетдинов армияга 1939 елда
алынды hам сугышны тәҗрибәле солдат булып каршылады. Гали хезмәт иткән часть канлы сугышларда һөҗүм итуче дошманга нык каршы торды. Шулай да гитлерчылар көнчыгышка һаман ераккарак үтеп керделәр… Әнә шул авыр көннәр Шәмсетдиновның хәтерендэ мәңгегә калды, һәм ул илбасарларның совет җиреннән нык кыйналган килеш качканнарын күрәчәгенә ышанычын югалтмады.
Изге теләк ике елдан соң үтәлде. Хәзер ул офицер-танкист иде. Шәмсетдинов фашист танкларын Курск дугасында җимерде һәм чигенүче немец гаскәрләрен Днепрга кадар эзәрлеклэп барды. Аның танк ротасы киң елганың уңъягына беренчелардән булып чыкты hәм анда дошман танкларының , пехотасының контратакаларына каршы торды.
Биләгән плацдармнарыннан һөҗүмгә күчеп, гвардияче танк частьлары немецларның каршылык күрсәтүен сындырдылар hәм 1943 елның 6 ноябрендә Киевка керделәр. Украина башкаласы янында Шәмсетдинов яктыртылган фаралар белән мәгълүм төнге атакада катнашты.Үз окопларына таба күәтле ташкын булып килә торган күз чагылдыргыч йөзләгән уттан, бик куп танклар атуыннан hәм алар артыннан җиңучән «ура» кычкырып килган пехотадан гитлерчылар бөтенләй югалып калдылар. Шәмсетдиновның танкысы, немец ныгытмалары полосасына ыргылып кереп, берничә орудиене һәм пулеметны таптап үтте, уннан артык фашистны атып үтерде.
Сугыш юлын үткән гаярь затлар...