Җиңү алып килгән хатын - кызлар

Содержание

Слайд 2

Сугыш килде безгә сорамыйча, Шакымыйча керде ишектән, Кабатладык шулчак тешне кысып: “Без җиңергә тиеш ничектә”.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып:

“Без

җиңергә тиеш ничектә”.
Слайд 3

Презентациянең максаты: тылда хезмәт иткән, тыныч тормышта башкаларга үрнәк булырлык итеп

Презентациянең максаты: тылда хезмәт иткән, тыныч тормышта башкаларга үрнәк булырлык итеп

яшәгән хатын –кызларыбызны данлау.Алар турында якты истәлек калдыру.
Слайд 4

Хәкимова (Габитова) Хәтирә Мөхәммәтшакир кызы тормыш иптәше Сабит белән.

Хәкимова (Габитова) Хәтирә Мөхәммәтшакир кызы тормыш иптәше Сабит белән.

Слайд 5

Хәтирә Мөхәммәтшакир кызы Хәкимова(Габитова), безнең зурнәй,1916 елның апрель аенда , Әлшәй

Хәтирә Мөхәммәтшакир кызы Хәкимова(Габитова), безнең зурнәй,1916 елның апрель аенда ,

Әлшәй районы Мәндән авылында, дүртенче бала булып, доньяга килә.Төпчек булгач ,әти-әнисенең иркэ кызы булып кына үсә Хәтирә. Унҗиде яшендә, апасы Фагилә, Миякәтамак авылы егете Сабитка димли кызны. Зүрәтәйгә дә ул вакытта уналты гына яшь була. Шуңа карамастан ,Сабит зүрәтәй дәү гәүдәле , ике метрга якын буйлы , “гүәрдин кебек” егет була. 1938 елны зурәтәйне армияга алалар.Ул диңгез флотына эләгә.
Слайд 6

“Ярман илгә сугыш ачканда” Сабит зүрәтәй хезмәттә була әле.Ул 1946 елда

“Ярман илгә сугыш ачканда” Сабит зүрәтәй хезмәттә була әле.Ул 1946 елда

гына, исән-имин, туган якларына әйләнеп кайта.
Зүрәтәй яу кырында ,кулына корал алып, дошманга каршы көрәшсә,Бөек Җиңүне якынайтыр өчен ,зүрнәй тылда көчен кызганмый.Карт-коры ,бала-чага,хатын-кызлар белән нинди генә эштә эшләми ул:урак ура, кышын көлтәләр суга,кәбән башында тора, чаналарга салып , Аксён станциясына иген илтә,кич утырып, сугышчыларга оек-биялиләр бәйли,бәрәңге киптерә...Эшләгән эшләрен санасаң, санап бетәрлек түгел.
Слайд 7

Тыныч тормышта да сынатмый ул-пенсияга чыкканчы колхозда тырышып эшли. Тырыш хезмәте

Тыныч тормышта да сынатмый ул-пенсияга чыкканчы колхозда тырышып эшли. Тырыш хезмәте

өчен медальләр белән бүләкләнә.
Тыйнак,акыллы,эшсөяр,аш-суга оста хатын итеп беләләр иде аны авылдашлары. “Иде”,-дим ,чөнки зүрнәйнең фанилыктан бакыйлыкка күчкәненә дә ун ел вакыт үткән. Үзенең гомер юлын, якты эз калдырырлык итеп ,үтә белгән ,зүрнәбез.Әле дә килеп , аны хормәтләп, еш кына искә алабыз.
Балалары булмаган зурнәйләрнең.Фагилә апасының ире яу кырында ятып калгач,өч бала ятим кала.Шул балаларны аякка бастырырга ярдәм итәләр .
Слайд 8

Мин, иптәшемә кияүгә чыгып,зүрнәйләргә яшәргә килгәч: “Яшьлектә бирмәгән балаларны, картайгач китереп

Мин, иптәшемә кияүгә чыгып,зүрнәйләргә яшәргә килгәч: “Яшьлектә бирмәгән балаларны, картайгач

китереп бирде бит Ходаем”,-дип сөенде.Ул чакта аңа 77 яшь иде. Олы җанлы ,киң күңелле булды зүрнәй.Бер нидән гаеп эзләмәде зүрнәбез,кергән –чыкканга: “Яткан җирем –ак җәймә, ашаганым-коймак та бәлеш,тукмач та кәтлит,бигерәк уңган киленем “,-дип мактый торган иде.
Бер бер артлы биш бала доньяга килде,аларны да Хәтирә зүрнәй тәрбияләшергә булышты:бишектән төшә тордылар-зүрнәйнең итәгенә "кунаклый” тордылар.
Слайд 9

Балалар яраткан Хәтирә нәнәләре белән

Балалар яраткан Хәтирә нәнәләре белән

Слайд 10

Бакчадан ,мәктәптән кайтканнарын түземсезлек белән сагынып көтеп алыр иде дә ,күренсәләр:

Бакчадан ,мәктәптән кайтканнарын түземсезлек белән сагынып көтеп алыр иде дә ,күренсәләр:

”Өебезнең ямьнәре кайтты “,-дип сөенер иде.Ә бит зүрнәй үзе дә өебезнең зур яме булган икән, ләбаса!
“Бәхетле-тәүфикълы ,игелекле-изгелекле,кешелекле-кечелекле,татлы сүзле, тәмле телле булыгыз,балалар!”-дип өйрәтте балаларны.
Слайд 11

Сугыш заманында һәм аннан соңгы -илне аякка бастыру, төзекләндерү елларында нинди

Сугыш заманында һәм аннан соңгы -илне аякка бастыру, төзекләндерү елларында

нинди генә авырлыклар күрсә дә,кешелекле дә, кечелекле дә иренә тугрылыклы хатын да булып кала белгән безнең зүрнәбез- Хәтирә Мөхәммәтшакир кызы!