1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә
ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.