- Главная
- Литература
- Бөек Ватан
Содержание
- 2. Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы
- 3. Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә
- 4. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыга: «Ватан өчен» (Төньяк Көнбатыш фронты), «Ватан
- 5. "Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез,
- 6. Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле
- 7. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар: көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант
- 10. Ватаным өчен Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр, Иң дәһшәтле утка керәмен, Шулай була калса, кояшны
- 12. Скачать презентацию
Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре
Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре
Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды;
сүз - артиллерия залпы
Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды;
сүз - артиллерия залпы
сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде;
сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты.
Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды.
“Нәфрәт көче” альманахының титул бите
Ш.Мөдәрриснең “Тупчы Ваһап” исемле китабының титул бите
“Фронт намусы өчен” исемле фронт газетасмының бер бите, 1942 ел.
“Ватан өчен” мисемле фронт газетасының бер бите. 1942 ел.
Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыга:
Бөек Ватан сугышы елларында татар телендә уналты фронт газетасы чыга:
«Ватан өчен» (Төньяк Көнбатыш фронты),
«Ватан намусы өчен» (Беренче Украина фронты),
«Алга, дошман өстенә!» (Калининград фронты),
«Сталин байрагы» (Көньяк фронт),
«Ватан өчен сугышка» (Карелия фронты),
«Фронт правдасы»,
«Ватанны саклауда» (Ленинград фронты),
«Кызыл сугышчы» (Мәскәү хәрби округы),
«Совет сугышчысы» (Өченче Украина фронты),
«Суворовчы»,
«Кызыл Армия» (Беренче Белоруссия фронты),
«Фронт хакыйкате» (Волхов фронты),
«Җиңү байрагы» ,
«Суворовча кысрыклау»,
«Тревога»,
«Сталин сугышчысы».
"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия
"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия
("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь).
"Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә,
Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым". (Ф.Кәрим)
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм
Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм
Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.
Зәет Мәҗитов
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар:
көрәшкә өндәү, чакыру
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар:
көрәшкә өндәү, чакыру
илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”);
фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак. “Канга – кан!”);
туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур. Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй. “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”);
фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис. “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи. “Фронт юлында”);
тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. “Хәят апа”, “Сагыну хаты”);
поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим. “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми. “Снайпер Мәрдән”);
җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт. “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим. “Мин – гуманист”; Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”).
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була
Ватаным өчен
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Теләк
Матурлык сайлауда мине
Кем куып җитәр икән?!
Сөюдә һәм сөелүдә
Мине кем җиңәр икән?!
Яшәдем, яшел урманнар
Иркәләде, көйләде.
Инде мин сугыш кырында,
Тик бер генә теләгем:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.