Келәнче авылы

Содержание

Слайд 2

Тарих тәгәрмәче Авыл 1646 нчы елдан билгеле. 18-19 гг. халкы дәүләт

Тарих тәгәрмәче

Авыл 1646 нчы елдан билгеле. 18-19 гг. халкы дәүләт крестьяннары

категориясенә караган. Нигездә, җир эшкәртү, мал асрау, мич чыгару, агач эше, тегүчелек, шул исәптән (баш киемнәре тегү) белән шөгыльләнгән. 20нче гасыр башында авылда 2 мәчет, 3 су һәм 1 җил тегермәне, 5 "киоск" булган. 1920 нче елга кадәр авыл Казан Губерниясе Тәтеш өязе Зур Келәр
волостенә караган. 1963-65 нче елларда
Тәтеш районына кергән. 1859нче елда
Келәнчедә 859 кеше яшәгән, 1897 - 2012,
1908 - 2211, 1920 - 2040, 1926 - 1034, 1938 –
1177, 1949 - 925, 1958 - 784, 1970 - 789, 1979 –
653, 1989нче елда - 471 кеше яшәгән.
2002 нче елдан 466 кеше яши.
Слайд 3

Туган авылым Келәнче 1. Изге чишмә челтер-челтер ага, Чабырлы тау җырлый,

Туган авылым Келәнче

1. Изге чишмә челтер-челтер ага,
Чабырлы тау җырлый, көй

суза.
Келәнчедә синең эзләр калды,
Сине көтеп гомерләр уза.
Кушымта:
Кайтам димә, җаным, кайтам димә,
Сагындырыр безне Келәнче.
Күңелләрдә сагыш мөлдерәмә,
Көттермичә яныма килсәңче!
2. Миннән сиңа сәлам юллар өчен
Җилләр юллыйм сезнең якларга.
Бу дөньяда ике яшәмибез,
Сөю хакын кирәк хакларга.
Кушымта.
3. Келәнченең яшел урамыннан
Җырлап узар яшьлек, күрмәссең.
Икәү бергә таңнар каршыларбыз,
Такыялар ялгыз үрмәссең.
Кушымта.
Слайд 4

Космостан күренеш

Космостан күренеш

Слайд 5

Халык саны Бүгенге көндә Келәнче авылында 422 кеше исәпләнә

Халык саны

Бүгенге көндә Келәнче
авылында 422 кеше
исәпләнә

Слайд 6

Кеше булса, эшләр эше булсын, Тормышының булсын мең яме. Изге хисе

Кеше булса, эшләр эше булсын,
Тормышының булсын мең яме.
Изге хисе булсын күңелендә,
Ә

җанында һәрчак ил гаме.
Слайд 7

Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле

Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул.

Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш, якын.
Слайд 8

Туган авыл, туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек

Туган авыл, туган як темасы- язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек

тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатның буеннан буена сызылып бара.

Зурмы, кечкенәме - һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Без яшәгән җирдә дә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Аларның йолалары, бәйрәмнәре буыннан буынга сакланып калган.

Слайд 9

Авылымда таңнар ямьле минем, Бәлки миңа шулай тоела. Туган авылым минем табигатьнең Иң түренә кереп сыенган.

Авылымда таңнар ямьле минем, Бәлки миңа шулай тоела. Туган авылым минем табигатьнең  Иң түренә

кереп сыенган.
Слайд 10

Төшеп барам инеш буйларына. Каз үләне күптән баш төрткән. Тал-тирәкләр белән

Төшеп барам инеш буйларына. Каз үләне күптән баш төрткән. Тал-тирәкләр белән серләшергә Хыялланган идем

мин күптән.

Изге чишмә

Тимерҗан чишмәсе

Слайд 11

Чабыр тау Чабыр тавы, чабыр тавым Чабып киңа килдем тагын, Сөйлә

Чабыр тау

Чабыр тавы, чабыр тавым
Чабып киңа килдем тагын,
Сөйлә әле серләреңне –
Үзәнеңнән

чабып үткән,
Иңнәреңдә яллар иткәч,
Итәгеңдә ярлар көткән,
Көтеп алган ярын үпкән
Яшьлегемне күрмәдеңме?
Чабыр, Чабыр, Чабыр тау,
Күпләр бәхет табар тау.

Чабыр тавы, чабыр тавым,
Килдем әле сиңа тагын,
Теләр өчен теләгемне.
Юллар сиңа туры булсын,
Адашканнар кайтып торсын,
Учак ягып дога кылсын,
Иңнәреңә башын куйсын,
Тыңлар өчен серләреңне.
Чабыр, Чабыр, Чабыр тау
Исемең мәңге калыр тау.

Туфан Миңнуллин

Сиңа килдем, чабыр тавым
Сагыныпкилдем сине тагын.
Тыңлар өчен серләреңне
Кем атлары монда чапкан,
Кемнәр килеп уклар аткан,
Чатыр корып учак яккан,
Сагыш ягып дәва тапкан
Исемнәрең белмәдеңме?..
Чабыр, Чабыр, Чабыр тау
Башны уйга салыр тау.

Слайд 12

Авыл мәчете Мәктәп Музей Һәйкәл

Авыл мәчете

Мәктәп

Музей

Һәйкәл

Слайд 13

Үзебезнең Депутат РФ Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 1962

Үзебезнең Депутат

РФ Дәүләт Думасы Депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов 1962 елның

3 сентябрендә Келәнче авылында туган
Слайд 14

Якташларыбыз сәнгатьтә Рамил Ибәтуллин Илфат Абдулла

Якташларыбыз сәнгатьтә

Рамил Ибәтуллин

Илфат Абдулла

Слайд 15

Якташларыбыз шигъриятьтә Фирая Ишмурзина Җәннәт урыны – Келәнчем Туган җир һәрбер

Якташларыбыз шигъриятьтә

Фирая Ишмурзина

Җәннәт урыны – Келәнчем Туган җир һәрбер кешегә Изге урын, беләсең. Минем өчен

сулар һавам Җәннәт урыны – Келәнчем. Чабыр таудан йөгереп төшәм Тәмле суларын эчәм. Келәнчемә изге хисне Күңел түремдә йөртәм. Җәй көннәре – яшел бишек, Су буенда талларың. Сандугач, былбыллар белән Гөрләп тора талларың. Келәнчемнең чишмәләрен Эчеп җаның бас әле. Сагынуларга түзә алмасаң Туган якка кайт әле.
Слайд 16

Шагыйрәбезнең кул эшләре 1 2 3 1.Чигү эше "Кол Шәриф" 2.Чигү

Шагыйрәбезнең кул эшләре

1

2

3

1.Чигү эше "Кол Шәриф"

2.Чигү эше "Җылы як"

3. Авыл мичендә

сүрәт
Слайд 17

Авылның өлкән кешесе Ибатуллина Бибикамал әби 1922 ел, сентябрь

Авылның өлкән кешесе

Ибатуллина Бибикамал әби 1922 ел, сентябрь

Слайд 18

Авылның яшь баласы Вәлиева Камилә Искәндәр кызы 2011 ел, 27 июнь

Авылның яшь баласы

Вәлиева Камилә Искәндәр кызы 2011 ел, 27 июнь

Слайд 19

Бергә үтелгән гомер Бариев Шәһит һәм Бариева Хәтимә 1950 елның 12 февралендә язылышканнар 62 ел бергә

Бергә үтелгән гомер

Бариев Шәһит һәм Бариева Хәтимә 1950 елның 12 февралендә язылышканнар

62 ел бергә

Слайд 20

Күп балалы гаилә Ахметшиннар гаиләсе

Күп балалы гаилә

Ахметшиннар гаиләсе

Слайд 21

Яшь гаилә Исмәгыйлевләр гаиләсе

Яшь гаилә

Исмәгыйлевләр гаиләсе

Слайд 22

Яңа йорт Иске йорт

Яңа йорт

Иске йорт

Слайд 23

Ветераннар Бариев Шәһит Ногуманов Вазыйх Ибраһимов Мәхмүт Без алар белән горурланабыз!

Ветераннар

Бариев Шәһит

Ногуманов Вазыйх

Ибраһимов Мәхмүт

Без алар белән горурланабыз!

Слайд 24

Шангараева А.

Шангараева А.