Татар халык әкиятләре

Содержание

Слайд 2

Татар халык әкиятләре Өч кыз Төлке белән Каз Аю белән Бабай

Татар халык әкиятләре

Өч кыз

Төлке белән Каз

Аю белән Бабай

Шүрәле

Төлке белән торна

Аю белән

Хатын

Үрдәк белән Карга

Ике ялкау

Слайд 3

Өч кыз

Өч кыз

Слайд 4

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди,

өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен,тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.
Слайд 5

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди,

бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.
Слайд 6

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай

матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:
- Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, - дигән.
Слайд 7

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы

кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.
- Һай, - дип әйткән, ди, Олы кыз, - бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул, - дигән, ди.
Слайд 8

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син шушы ләгәннәреңнән

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:
- Алайса, син шушы

ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! – дигән.
Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар. Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.
Слайд 9

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә,

киндер суга икән. Тиенгә әйткән:
- Һай, - дигән, - әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул, - дигән.
Слайд 10

Тиен бик ачуланган да әйткән: - Алайса, син гомерең буе киндер

Тиен бик ачуланган да әйткән:
- Алайса, син гомерең буе

киндер сугып кына тор! – дигән.
Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.
Слайд 11

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул

бер сүз дә әйтмәгән, камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.
Слайд 12

Тиен Кече кызга әйткән: - И сөекле бала, гомер буе игелек

Тиен Кече кызга әйткән:
- И сөекле бала, гомер буе

игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар, - дигән.
Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.
Слайд 13

Шүрәле

Шүрәле

Слайд 14

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле килеп чыккан, ди.

Әүвәле берәү урманда утын кисә икән, аның янына бер Шүрәле

килеп чыккан, ди.
Слайд 15

Шүрәле аңа: Син ни атлы? – дигән. Ул кеше: Мин Былтыр

Шүрәле аңа:
Син ни атлы? – дигән. Ул кеше:
Мин Былтыр атлы, -

дигән.
Шүрәле кешегә:
Әйдә, кети-кети уйныйк әле, - дигән.
Ярар, элгәре менә тумранны ярыйк әле, аннары уйнарбыз, - дигән.
Слайд 16

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран әзрәк ярылган. Шуннан соң

Кеше тумранга балта белән чапкан икән, тумран әзрәк ярылган. Шуннан

соң бу кеше Шүрәлегә әйткән:
- Мин икенче чапканчы, син шунда бармагыңны кыстырып торсана, - дигән.
Слайд 17

Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда кысылган

Шүрәле бармагын ярыкка куйган икән, кеше балтасын алгач, ул шунда

кысылган да калган. Кеше балтасын алган да качкан.
Слайд 18

Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди. - Бармагымны Былтыр кысты, былтыр кысты! – дип.

Шүрәле шыр-шыр кычкыра башлаган, ди.
- Бармагымны Былтыр кысты, былтыр кысты!

– дип.
Слайд 19

Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан: Кем кысты? – дип

Менә аның янына бүтән Шүрәлеләр җыелган, аннан:
Кем кысты? –

дип сорыйлар икән. Ул:
Былтыр кысты, - дип әйткән, ди.
Слайд 20

Алар аңа әйткәннәр, ди: - Быел кысса табар идек, былтыр кыскач,

Алар аңа әйткәннәр, ди:
- Быел кысса табар идек, былтыр кыскач,

каян табарсың, - дигәннәр, ди. – Соң син былтырдан бирле ник кычкырмый тордың? – дигәннәр, ди. Шүрәле аларга авыртуыннан юньләп әйтә дә алмаган, ди.
Слайд 21

Аю белән Бабай. (Татар халык әкияте)

Аю белән Бабай.
(Татар халык әкияте)

Слайд 22

Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан

Борын заманда Аю белән Бабай яшәгән. Алар, икәүләп, шалкан чәчкәннәр. Шалкан

бик мул булып уңган.
Бабай Аюга:
- Син шалканның кай җирен аласың, тамырынмы, яфрагынмы? – дип сораган.
Аю хайваннарның яфракны яратып ашаганнарын күргән дә яфракка кызыккан.
- Мин шалканның яфрагын алам! – дигән. Һәм яфрагын алган. Бабайга шалканы калган.
Слайд 23

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам

Икенче елны Аю белән Бабай бодай чәчкәннәр. Быел инде Бабайдан алдатмам

дип уйлаган Аю.
- Мин быел тамырын алам, ә син сабагын ал! – дигән ул Бабайга.
Бабай бодайны урып алган, ә Аюга камылы калган.
Слайд 24

Төлке белән Каз (Татар халык әкияте)

Төлке белән Каз
(Татар халык әкияте)

Слайд 25

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да: -Каз, мин сине ашыйм, --

Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:
-Каз, мин сине ашыйм, --

дигән.
Каз боегып калган.
-Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит, - дигән Каз.
-Әйдә, бие, - дигән Төлке. – Ашарга өлгерермен әле.
Слайд 26

Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке: - Әй оста

Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган.
Төлке:
- Әй оста

биисең, Каз, - дип көлә икән.
Слайд 27

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган.

Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да

киткән.
Төлке авызын ачып калган.
Слайд 28

Торна белән Төлке (Татар халык әкияте)

Торна белән Төлке
(Татар халык әкияте)

Слайд 29

Бервакыт Төлке Торна белән дуслашкан һәм аны үзенә кунакка чакырган: Кил,

Бервакыт Төлке Торна белән дуслашкан һәм аны үзенә кунакка чакырган:

Кил, дустым, кил, кадерлем! Мин сине сыйлармын, - дигән.
Слайд 30

Торна кунакка килгән. Төлке ботка пешереп сай тәлинкәгә салып куйган да

Торна кунакка килгән. Төлке ботка пешереп сай тәлинкәгә салып куйган

да Торнаны кыстый икән:
- Аша, дустым, аша, иркәм! Үзем пешердем, - дигән.
Слайд 31

Торна борыны белән тәлинкәне “тук-тук” чукыган да чукыган, ләкин авызына ботка

Торна борыны белән тәлинкәне “тук-тук” чукыган да чукыган, ләкин авызына

ботка эләкмәгән. Ә Төлке ботканы ялый биргән. Шулай итеп, ботканы берүзе ашап бетергән. Ахырдан:
- Гаеп итмә инде, дустым, башка сыем юк, - дигән.
Слайд 32

- Монысына да бик рәхмәт, дускаем,- дигән Торна. – Иртәгә үзең миңа кил.

- Монысына да бик рәхмәт, дускаем,- дигән Торна. – Иртәгә үзең

миңа кил.
Слайд 33

Икенче көнне Төлке Торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы озын чүлмәккә

Икенче көнне Төлке Торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы озын

чүлмәккә борчак салган да:
- Аша, дустым, аша, сөеклем! Башка сыем юк, - дип, Төлкене кыстый икән.
Слайд 34

Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да

Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы

да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.
Слайд 35

Ә Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны чүпли бирә икән. Ул,

Ә Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны чүпли бирә икән.

Ул, шулай итеп, борчакны ашап та бетергән.
Слайд 36

Гаеп итә күрмә, дустым, башка сыем юк, - дигән Торна. Төлке

Гаеп итә күрмә, дустым, башка сыем юк, - дигән Торна.

Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке белән Торнаның дуслыгы да беткән, ди.
Слайд 37

Аю белән Хатын (Татар халык әкияте)

Аю белән Хатын
(Татар халык әкияте)

Слайд 38

Әүвәлге заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди.

Әүвәлге заманда бер Хатын урак урырга баласы белән барган, ди.


Слайд 39

Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән. Ул Аюның

Ул ура башлагач ук, аның янына бер Аю килгән. Ул

Аюның аягына шырпы кадалган икән, ди. Ул Хатынга аягын күрсәтергә килгән булган. Хатын аның аягыннан шырпысын алган.
Слайд 40

Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.

Шуның өчен Аю Хатынга бер умарта бал китереп биргән, ди.

Слайд 41

Үрдәк белән Карга. Мәсәл.

Үрдәк белән Карга.
Мәсәл.

Слайд 42

Бервакыт Үрдәк Каргага, үзен күрсәтәсе килеп: -Мин диңгездә йөзәм, һавада очам,

Бервакыт Үрдәк Каргага, үзен күрсәтәсе килеп:
-Мин диңгездә йөзәм, һавада очам, җирдә

йөгерәм, - дигән.
Карга:
-Диңгездә чуртан кебек йөзә беләсеңме? Һавада бөркет кебек оча, җирдә болан кебек йөгерә аласыңмы? – дигән моңа.
Слайд 43

- Юк, - дигән Үрдәк. - Һи-и, күпне начар белгәнче, берне яхшы белсәңче, - дигән Карга.

- Юк, - дигән Үрдәк.
- Һи-и, күпне начар белгәнче, берне яхшы

белсәңче, - дигән Карга.
Слайд 44

Ике ялкау (Татар халык әкияте)

Ике ялкау
(Татар халык әкияте)

Слайд 45

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике Кеше. Болар бер тапкыр

Әүвәлге заманда булган, ди, бик ялкау ике Кеше. Болар бер тапкыр

барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Олырагы әйткән, ди:
-Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, - дигән. Кечерәге әйткән:
-Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк, - дигән.