Слайд 14
Т Е С Т
1. Саннар
а) предметның исәбен, санын;
б) предметның эшен;
в) предметның билгесен белдерә.
2. Сан ачыклаган исем
а) аныкланмыш; б) сыйфатланмыш;
в) саналмыш дип атала.
3. Сан төркемчәләре
а) өч; б) дүрт; в) биш.
4. Җыю саннарын билгеләгез:
а) борау, игәү, сорау; б) тау, дәү, бау;
в) алтау, җидәү, тугызау.
5. Бүлем саннарын билгеләгез:
а) алтышар, җидешәр, унар; б) атышыр, җиңәр, уңар;
в) ашар, җитешер, уңдырыр.
6. Кайсы төркемгә бер сан «ялгыш» кергән? а) тәртип саннары: беренче, унынчы, өченче;
б) бүлем саннары: өчәр, алтышар, утызар;
в) чама саннары: унлап, ике-өч, алты.