Слайд 7
![“Кем нәрсә эзли – шуны таба. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан](/_ipx/f_webp&q_80&fit_contain&s_1440x1080/imagesDir/jpg/597688/slide-6.jpg)
“Кем нәрсә эзли – шуны таба. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан
яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши; тапса – сөенә, тапмаса – бөтен җаны-тәне белән борчыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, бу дөньяда изге эшләр эшлисе, онытылып яратасы һәм яшисе килә башлый,” – дип яза Разил Вәлиев “Уйлый торган йөрәк” исемле мәкаләсендә.
Әйе, Туфан Миңнуллин – татар халкының сөекле язучысы, танылган шәхесе. Күренекле драматург булса да, иң элек кыска хикәяләре белән таныла ул. Иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып, олылап, чеметеп тә тасвирлый әдип. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Минемчә, аның әсәрләренең сере, тылсымлы көче кешеләрне, табигатьне, тормышны ярата һәм гаделлекне, изгелекне, яхшылыкны яклый белүендә.