20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 2018-19 уку елы

Содержание

Слайд 2

Слайд 3

1992 елда Татарстан Республикасында татар теле дәүләт теле буларак кабул ителде.

1992 елда Татарстан
Республикасында татар
теле дәүләт теле буларак кабул

ителде.
Слайд 4

Татарча да яхшы бел . Русча да яхшы бел. Икесе дә

Татарча да яхшы бел . Русча да яхшы бел. Икесе дә безнең

өчен Иң кирәкле, затлы тел. (Ш.Маннур)
Слайд 5

Слайд 6

Мин татарча сөйләшәм Яр Чаллы шәһәренең 20 нче гомуми урта белем

Мин татарча сөйләшәм

Яр Чаллы шәһәренең 20 нче гомуми урта

белем бирү мәктәбе укучылары да Республика күләмендә бара торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында теләп катнашалар. Бу акциянең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне, татар телендә сөйләшүгә өндәү. Кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү бугенге көндә бик кирәкле эш.
Тел бетсә, милләт тә югала. Теле барның гына иле бар.
Слайд 7

Без, Яр Чаллы шәһәре 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

Без, Яр Чаллы шәһәре 20 нче урта гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, башлангыч һәм урта сыйныф рус телле укучылары белән мәктәп, шәһәр,республика кысаларында үтүче сыйныфтан тыш чараларда бик теләп катнашабыз. Максатыбыз: балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү, тел өйрәнергә омтылыш, һәр телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Слайд 8

“Мин татарча сөйләшәм” акциясен мәктәбебездә уку елы башында ук башлап җибәрдек

“Мин татарча сөйләшәм” акциясен мәктәбебездә уку елы башында ук башлап җибәрдек

Слайд 9

Туган телем – татар теле

Туган телем – татар теле

Слайд 10

4 нче Б,6 нчы Б һәм В сыйныфы укучылары акцияне башлап җибәрүчеләр

4 нче Б,6 нчы Б һәм В сыйныфы укучылары акцияне башлап

җибәрүчеләр
Слайд 11

Җырлап-биеп яшибез! “Капкалы” уены

Җырлап-биеп яшибез! “Капкалы” уены

Слайд 12

1 нче А сыйныфы укучылары да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр

1 нче А сыйныфы укучылары да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр

Слайд 13

Мәктәп укучылары тел турында гәҗитләр чыгардылар

Мәктәп укучылары тел турында гәҗитләр чыгардылар

Слайд 14

Мәктәп китапханәчесе Киния Харрасовна белән әңгәмә кордык. Ул безне бу зур

Мәктәп китапханәчесе Киния Харрасовна белән әңгәмә кордык. Ул безне бу зур

эш өчен хуплады, мактау сүзләре белән канатландырып җибәрде
Слайд 15

Шәһәркүләм үткәрелә торган “Туган тел” атналыгында да без бик теләп катнаштык

Шәһәркүләм үткәрелә торган “Туган тел” атналыгында да без бик теләп катнаштык

Слайд 16

Күпмилләтле шәһәребез Яр Чаллының Халыклар Дуслыгы йортында 5-7 нче сыйныф укучылары

Күпмилләтле шәһәребез Яр Чаллының Халыклар Дуслыгы йортында 5-7 нче сыйныф укучылары

Слайд 17

Слайд 18

Март аенда 5, 6 сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясен

Март аенда 5, 6 сыйныф укучылары белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясен

дәвам иттек. Моның өчен үзебезнең шәһәргә,микрорайонга чыктык. Урамнарда, кибетләрдә түштамгалар, сүзлекләр тараттык.Сидоровка бистәсендә урнашкан икмәк пешерү заводында булдык.Милли ризыгыбыз чәк-чәкне авыз иттек,анда эшләүче апаларыбыз белән татарча аралаштык. Үзебез булган Чаллы телевидениесендә, Картиналар галереясында, мәктәп музейларында, «Да-да» сәнгать мәктәбендә, М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә, кибетләрдә бары тик татарча гына сөйләшергә тырыштык, эш сәгатьләрен, исем-атамаларын күрсәтүче эленмәләрне ике дәүләт телендә дә ясарга тәкъдим итүче хатлар тапшырдык. Халыкны татар телендә сөйләшергә чакырдык.Өлкәннәр рус телле балаларның татарча сөйләшүенә бик ихтирам белән карап, аларның сорауларына җавап бирергә тырыштылар. Телне белгән кешеләр балаларга сораулар биреп, аларны татарча сөйләштердек. Балалар алдан интервью, диалоглар өчен сораулар өйрәнеп куйганнар иде. Үзләренең татар телендә халык белән татарча аралаша алулары аларны канатландырды. Бигрәк тә яшьләр алар белән тиз аралашты.
Слайд 19

Кешеләр белән сөйләшү өчен әңгәмә үрнәге - Исәнмесез! (Здравствуйте!) - Исәнмесез!

Кешеләр белән сөйләшү өчен әңгәмә үрнәге

- Исәнмесез! (Здравствуйте!) - Исәнмесез! (Здравствуйте!) - Хәерле

көн! (Добрый день!) - Хәерле көн! (Добрый день!) - Хәлләрегез ничек? (Как ваши дела?) - Әйбәт, рәхмәт. (Хорошо, спасибо.) - Сез кайда эшлисез? (Где вы работаете?) - Мин ... эшлим. (мәктәптә- в школе, кибеттә- в магазине, даруханәдә- в аптеке, китапханә- в библиотеке, шифаханә- в больнице, балалар бакчасында- в детском саду). - Сез кем булып эшлисез? (Вы кем работаете?) - Мин ... булып эшлим. (укытучы-учитель, пешекче- повар, кибетче- продавец, тәрбияче-воспитатель, табиб-врач).
- Сез нәрсә эшләргә яратасыз? (Что вы любите делать?)
- Мин ... яратам. (балык тотарга- ловить рыбу, китаплар укырга- читать книги, пешерергә- готовить, чигәргә- вышивать, бәйләргә- вязать, футбол уйнарга- играть в футбол, чаңгы шуарга- кататься на лыжах)

- Яраткан ризыгыгыз нинди? (Какое ваше любимое блюдо?) - Минем яраткан ризыгым -....(аш- суп, ботка- каша, пилмән, манты, чәкчәк, өчпочмак- треугольник, бәлеш, кыстыбый
- Яраткан шагыйрегез/язучыгыз кем? (Какой ваш любимый писатель/поэт?) - Минем яраткан шагыйрем/язучым -... (Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш)
- Яраткан жырчыгыгыз кем? (Какой ваш любимый певец?) - Минем яраткан җырчым ... (Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Сәхәбиева) - Яраткан әкиятегез нинди? (Какая ваша любимая сказка?) - Минем яраткан әкиятем -... (“Камыр батыр”, “Шалкан”, “Нәни принц”, “Кызыл калфак”)

Слайд 20

Үзәк китапханәгә кердек. Китапханәче апалар балаларны яратып каршы алдылар.

Үзәк китапханәгә кердек. Китапханәче апалар балаларны яратып каршы алдылар.

Слайд 21

“Да-да” сәнгать мәктәбе. Картиналар галереясы.

“Да-да” сәнгать мәктәбе. Картиналар галереясы.

Слайд 22

Узып баручылар белән әңгәмә

Узып баручылар белән әңгәмә

Слайд 23

Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

Слайд 24

Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

Видеоәңгәмә (рәсемгә курсор белән басыгыз)

Слайд 25

“Селянка” кибетендә эшләүче апалар да,Чаллы ТВ дә дә безне елмаеп каршы

“Селянка” кибетендә эшләүче апалар да,Чаллы ТВ дә дә безне елмаеп каршы

алдылар,төрле сораулар биреп, рус телле балалар белән бик җанлы әңгәмә кордылар.
Слайд 26

Икмәк заводында татарча сөйләштек, игелекле эш башкаручы апаларга туган телебездә рәхмәтләребезне җиткердек

Икмәк заводында татарча сөйләштек, игелекле эш башкаручы апаларга туган телебездә рәхмәтләребезне

җиткердек
Слайд 27

6а сыйныф укучысы Халикова Нәргизә “Көмеш кыңгырау”гәҗитенә шундый эчтәлектәге мәкалә дә

6а сыйныф укучысы Халикова Нәргизә “Көмеш кыңгырау”гәҗитенә шундый эчтәлектәге мәкалә дә

язып җибәрде

Онытылмаслык сәяхәт
Мин 20 нче мәктәптә,6нчы сыйныфта укыйм. Сыйныфыбызда 28 укучы. Без бик дус яшибез, һәрвакыт бер – беребез белән татарча сөйләшергә тырышабыз. 14 март көнне ,дәресләрдән соң,Сидоровка бистәсендә урнашкан Чаллы икмәк комбинатына юл алдык. Безне ачык йөзле апалар:Лилия Әлхәт кызы һәм Эльвира Дмитрий кызы каршы алдылар.Алар безне иң борынгы һөнәр ияләре – ипи пешерүчеләрнең серле эшләре белән таныштырдылар. Ипи табынга килгәнче нинди юллар үтә? Без экскурсия вакытында моны үз күзләребез белән күрдек.Зур йөк машиналары элеватордан бодай(арыш) орлыкларын алып килеп махсус чокырларга бушата.Бушатканда ук тимер иләкләр аша уздыралар,аннан сон юалар,киптерәләр.Яңадан бодай торбалар буйлап тегермәнгә җибәрелә. Аннан соң он хәлендә чаннарга бушатыла икән.Апалар безне комбинатның берничә цехына алып керделәр.Анда керү өчен безгә аерым баш,аяк, киемнәре бирделәр. Безнең белән күбрәк татарча аралаштылар,чөнки безнең сыйныфта татарча белүчеләр күп.
Без камыр ясау,басу,бүлү, савытларга бушату, ипи пешерү машиналарын, карадык.Тәүлеккә 15 кеше хезмәт куя.Бу комбинатта1 тәүлеккә 25 тонна ипи,6 тонна күмәч (баранка),1,5 тонна чәк – чәк әзерләнүен белдек.Барлык эш автоматлаштырылган. Гап – гади он,чүпрә,су кушып ясалган камыр күпереп пешкән икмәккә әйләнде дә куйды! Без әле аны ашап та карадык!Яңа пешкән ипи исен бер ис тә алыштыра алмый!
Икенче цехта чәкчәк пешерүчеләр белән таныштык.Алар безгә чәкчәк рецептының серләрен аңлаттылар, бавырсак, кәләвә әзерләүне күрсәттеләр.Монда да камырны машина җәя,кисә, пешерә,суыта. Ә балны алар үзләре кушып болгаталар һәм тартмаларга үлчәп тутыралар. Кайнар чәк-чәктән авыз иттек тә , күпләребез яратып ашый торган кукуруз таякчыклары цехына киттек. “Кузя Кукурузя” ,”Кузя Витаминкин” нәкъ монда әзерләнә, пакетларга тутырыла.Махсус кукуруз оны,шикәр пудрасы ,ваниль, көнбагыш мае кушып ясыйлар икән аны.Конвейердан тәгәрәп төшүче бу таякчыкларны карап тору бигрәк тә кызык булды.
Экскурсия ахырында тагын бер могъҗиза күрдек.Күмәч(бублик,баранка) пешерү цехын карадык. Туктаусыз әйләнеп торучы җайланмалар камырны басып, түгәрәкләп кисеп,кайнар мичкә озата тора- күмәчләр коела тора.Алар шундый матур, кызарып пешәләр.Апалар рөхсәте белән без аларны да бик тәмләп авыз иттек.Кайнар күмәч бармакларыбызны пешерсә дә, телне йотарлык иде шул!
Яраткан гәҗитем “Көмеш кыңгырау” аша безгә шундый онытылмаслык матур ял, күңелле мизгелләр бүләк иткән экскурсоводларга, армый-талмый эшләүче абый-апаларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Игелекле эшегез үзегезне сөендерсен,сәламәт булыгыз!

Слайд 28

“Тылсымлы куллар” журналы үткәргән республикакүләм бәйгедә 6нчы сыйныф укучысы Муталлапова Камилә

“Тылсымлы куллар” журналы үткәргән республикакүләм бәйгедә 6нчы сыйныф укучысы Муталлапова Камилә

катнашып, 2нче урын алды. 2018 ел,№7 санында журналда басылды. ”Кәрәзле торт”рецепты,пешерү тәртибе- барысы да татарча!
Слайд 29

Мәктәптә эшләп килүче түгәрәктә төрле милли курчаклар ясадык, аларга милли киемнәр тектек

Мәктәптә эшләп килүче түгәрәктә төрле милли курчаклар ясадык, аларга милли киемнәр тектек

Слайд 30

Курчакларыбыз белән “Без бергә”бәйгесендә дә катнаштык

Курчакларыбыз белән “Без бергә”бәйгесендә дә катнаштык

Слайд 31

“Күңел” радиосында кунакта булдык

“Күңел” радиосында кунакта булдык

Слайд 32

Мәктәп музейларында безгә Туган илебез данын яклап сугышкан милли җанлы татар

Мәктәп музейларында безгә Туган илебез данын яклап сугышкан милли җанлы татар

көрәшчеләре турында 2 телдә сөйләделәр

12нче мәктәп

41нче мәктәп

Слайд 33

М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә төрле (татар,башкорт,чуваш,мари) телләрендә басылган китаплар күргәзмәсендә

М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә төрле (татар,башкорт,чуваш,мари) телләрендә басылган китаплар күргәзмәсендә

Слайд 34

Шагыйрь, автор башкаручы Рубис абый Зариповның иҗат кичәсендә булып, татарча шигырьләр сөйләп кайттык.(3.04.19)

Шагыйрь, автор башкаручы Рубис абый Зариповның иҗат кичәсендә булып, татарча шигырьләр

сөйләп кайттык.(3.04.19)
Слайд 35

Базарда

Базарда

Слайд 36

Күбрәк йөргән саен балаларның канатлары үсә төште, татар теленең кирәклеген ныграк аңлый башладылар.

Күбрәк йөргән саен балаларның канатлары үсә төште, татар теленең кирәклеген ныграк

аңлый башладылар.
Слайд 37

Акциябез дәвамында татарча белмәүчеләргә “Минем беренче сүзлегем” китапчыклары һәм түштамгалар тараттык.

Акциябез дәвамында татарча белмәүчеләргә “Минем беренче сүзлегем” китапчыклары һәм түштамгалар тараттык.


Слайд 38

Безнең буклет-сүзлек һәм акциянең символикасы

Безнең буклет-сүзлек һәм акциянең символикасы

Слайд 39

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бик күп төрле чаралар үткәрелде. Безнең

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бик күп төрле чаралар үткәрелде. Безнең

мәктәп укучылары һәм укытучылары аларда актив катнашты дипломнарга,бүләкләргә лаек булды.
Слайд 40

Туган тел көненә багышланган сыйныф сәгате.6а сыйныфы

Туган тел көненә багышланган сыйныф сәгате.6а сыйныфы

Слайд 41

Без чыгарган татарча гәҗит

Без чыгарган татарча гәҗит

Слайд 42

30.03 көнне Габитов Рамис “Ипи салу-иҗади эш” дигән республика–гамәли конференциясендә татарча чыгыш ясап, диплом алып кайтты

30.03 көнне Габитов Рамис “Ипи салу-иҗади эш” дигән республика–гамәли конференциясендә татарча

чыгыш ясап, диплом алып кайтты
Слайд 43

8нче сыйныф укучысы, рус кызы Гаркавенко Юлия татарча шигырь укып республикакүләм

8нче сыйныф укучысы, рус кызы Гаркавенко Юлия татарча шигырь укып республикакүләм “Җәлил

укулары” бәйгесендә 2нче урын алды
Слайд 44

5 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеендагы кичәдә

5 нче сыйныф укучылары шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеендагы кичәдә

Слайд 45

15 нче балалар иҗат йортындагы Татар өендә кунакта булдык

15 нче балалар иҗат йортындагы Татар өендә кунакта булдык

Слайд 46

Бөек шагыйребез Муса Җәлил һәйкәле янына килдек, аның шигырьләрен сөйләдек, чәчәкләр куйдык


Бөек шагыйребез Муса Җәлил һәйкәле янына килдек, аның шигырьләрен

сөйләдек, чәчәкләр куйдык
Слайд 47

Акциядә барлыгы 600 дән артык кеше катнашты

Акциядә барлыгы 600 дән артык кеше катнашты

Слайд 48

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы. Аның чикләре юк.Туган телебез татар телен яратып өйрәнәбез.Моның мисалы-олимпиадаларда булган җиңүләребез!

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы. Аның чикләре юк.Туган телебез татар телен

яратып өйрәнәбез.Моның мисалы-олимпиадаларда булган җиңүләребез!
Слайд 49

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган мәкалә һәм фотоларыбызны мәктәп сайтына да куйдык

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган мәкалә һәм фотоларыбызны мәктәп сайтына

да куйдык