Шуннан чыгып, укытучы методик эшчәнлеген яңа инновацион технологияләр кулланып эшләүне
дәвам итәргә тиеш. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.
Имтиханнарга әзерләнүдә бүгенге көндә кулланылучы заманча эш алымнары бик нык ярдәм итә. Сингапур системасына караган укытучы-укучы дискуссияләре, һәр балага индивидуаль якын килү методларын, компьютер технологияләрен кулланып эшләү теләсә нинди материалны бик җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.